Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Ил-көннәр тыныч булганда, иҗат итәргә була

Районда әдәбият һәм сәнгать көннәре 2015 елдан бирле оештырыла. Шунысы сөендерә: язучылар да Мөслимне үз итә.

 Мәртәбәле кунаклар арасында язучылар Марсель Галиев, шагыйрьләр Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Ләбиб Лерон, Факил Сафин, Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Ихсанова, журналист Рәшит Минһаҗ һәм башка бик күп танылган шәхесләр бар иде.

– Мөслим – әдәбият һәм сәнгать дөньясына бик күп танылган шагыйрь-язучыларны биргән серле төбәк. Мөслим – чын татар авылы, биредә һәркем матур итеп туган телдә аралаша. Мәктәп укучылары белән дә очраштык. Балалардан самимилек, эчкерсезлек бөркелә, алар без сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңладылар, – ди язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова.
Беренче көнне язучылар Бүләк авылында шагыйрь һәм әдәбият галиме Наис Гамбәр яшәгән йортка элмә такта кую тантанасында катнаштылар. Наис Гамбәрнең каберен зиярат кылдылар, Советлар Союзы герое Илдар Маннанов бюстына чәчәкләр салдылар. 
Соңыннан кунаклар Октябрь авылына юл тотты. Әкиятче буларак билгеле язучы Зариф Мөэминовның кабере янында иҗат әһелләре аның тормыш юлын барлады. Очрашуга язучы яшәгән, мөгаллимлек иткән авыл кешеләре дә килгән иде.

– Мөслим татарның оясы икән!, – диде халык язучысы Марсель Галиев.

Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев