Башкалабыздан куанычлы хәбәр!
Кечкенә йолдызларыбыз «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналына үттеләр.
- Мөслим сәнгать мәктәбенең "Асса" һәм "Тукай бизәкләре" бию төркемнәре "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналының икенче турына үтеп башкалабыз сәхнәсендә утлар уйнаттылар.
Ольга Нуруллина һәм Булат Солтанов җитәкчелегендәге "Тукай бизәкләре" хореография коллективы фестивальнең гала-концертына үтте.
Театр сәнгате бүлеге укучысы, конферанс Азалия Хәйруллина суперфиналның 2нче турына узды. Җитәкчесе Ләйсән Замалова.
Фестивальнең финал этапларында барлыгы 113 йолдызчыгыбыз: 4 бию коллективы, "Вокал" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үзләрен сынаучы талантлы балаларыбыз Мөслимне тәкъдим итте.
Бу җиңүләр зур тырышлык һәм уртак хезмәт нәтиҗәсе. Егет-кызларны җиңүләре белән котлыйбыз, - дип хәбәр итәләр Мөслим сәнгать мәктәбеннән.
Фото - сәнгать мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев