Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Сафин эшен карады.

Сафин да, күпләр кебек, үзен акларга тырышты. 
Мировой судья Сафинның гаебен раслаучы видеоязманы карарга тәкъдим итте. Анда Сафинның ДАИ инспекторларының таләбен санга сукмыйча, машинада зур тизлектә узып китүе, ДАИ инспекторларының Сафин идарә иткән машинаны куып тотуы аермачык күренә иде.

– Алкогольле эчемлекләр кулланып рульгә беренче мәртәбә утырдым. Җибәрсәгез, башка эчмәс идем. Бу язмаларны бетереп булмыймы? – диде Сафин.
Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә райондашыбызның канында спиртның тиешле нормадан артык булуын күрсәткән. 

– Сафин гаебен танырга теләмәде. Тоткарлангач та, качмакчы булды. Ул очраклы рәвештә, тизлекне чамадан тыш арттырганга тоткарланды, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Райондашыбыз биш ел элек тә шушы ук кагыйдәне бозган өчен 1 ел да алты айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Административ җинаять кылганы өчен Сафинга 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев