Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Ун ай эчендә районның ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр эчеп транспорт белән идарә иткән 80 райондашыбызны тоткарлаган. Узган елның шушы чорында 81 кеше тоткарланган.

Ун ай эчендә районның ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр эчеп транспорт белән идарә иткән 80 райондашыбызны тоткарлаган. Узган елның шушы чорында 81 кеше тоткарланган.

12 октябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Галимәрданов эшен карады. Ул үз гаебен танымады.
– Алкоголь кулланып рульгә утырганым юк. Башым авырта, соңгы арада бик күп дарулар кулланам. Шуларның тәэсире микән әллә?! Валлаһи, грамм да эчмәдем, – дип акланды гаепләнүче.

Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Видеоязмада Галимәрдановның аек булмавы аермачык күренә: сөйләшүе дә, аягында көчкә басып торуы да аның алкогольле эчемлекләрне күп кулланганлыгын раслый.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 10 ноябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев