Суд карары чыкты
Ике көн рәттән бәби тәпие «юган» һәм исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән райондашыбыз 17 май көнне мировой суд каршына басты.
Кылган гамәлләренә дәлил буларак күрсәтелгән видеоязманы карагач, Латыйпов гаебен тулысынча таныды.
— Әти өчен малай — нәсел дәвамчысы. Шул шатлыктан исереп күбрәк эчелгән. Башта өйдә, табын артында бәйрәм иттек, аннары урамга чыгып киткәнмен. ДАИ инспекторларының тоткарлавын да, алкотестерга өрүемне дә хәтерләмим, — диде Латыйпов.
Мировой судья күрсәткән оператив видеосъемкада Латыйповның аягында чак басып торуы, җиңел машинасы белән әздән генә юл читенә төшеп китмәве күренә.
— Алкоголь йогынтысында кеше нинди гамәлләр кылуын да белми. Хәмер куллану кешенең киләчәген үзгәртә. Без тоткарлаганда Латыйпов гамәлләре өчен җавап бирерлек хәлдә түгел иде, — диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Мировой судта видеоязмадан тыш ДАИ инспекторының — алкотестер ярдәмендә һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең нормадан 1,8 тапкыр күбрәк булуын күрсәткән.
Административ җинаять кылганы өчен Латыйповка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 8 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев