Авылның аяклы тарихы
“Башта бәрәңге сабагын берәмтекләп пычак белән кисеп чыкты, аннан берүзе бәрәңге алды”, – диләр Үрәзмәт авылында яшәүче Әлфия Гайнетдинова турында. 91 яшь тула димәссең, әби ут кебек!
– Балалар: “Кеше алдында оят, әни! Нигә алай эшлисең?! Без бар бит эшләргә!” – дип орышалар. Тик утырасы киләмени?! 25 сутый бәрәңгене берүзем алдым, һич арымадым. Әле менә бәрәңге бакчасын кул белән казып, сарымсак һәм кишер утырттым, – ди Әлфия апа.
Әлфия апа 7 сыйныфны тәмамлау белән фермага эшкә керә. Башта – бәрәннәр, аннары сарыклар, таналар һәм сыерлар карый.
– 14 яшемнән башлап 50 яшем тулып киткәнче сыер саудым! Эштән зарланмадык без. Шул эштән бушамаганга бүген дә тәндә җиңеллек тоям. Эш кешене үтерми ул, эшсезлек, ялкаулык гомерне кыскарта. Тракторга сабан тагып, шул сабан өстенә утырып йөри идем. Бүгенге яшьләр кебек әни янында иркәләнеп яткан булмады. Хәзер чыгарып кара син егет-кызларны сабанга утыртып!.. Алар сабанның нәрсә икәнен дә белми! Без көне-төне сабан өстенә утырып йөрдек. Басып барсаң, өстәге чикмән – баскан килеш, утырсаң, утырган килеш ката иде. Ничек салкын тимәгән дә, ничек чыдаганбыз, дип уйлыйм бүген, – дип яшьлек елларын искә алды Әлфия апа.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев