Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хезмәтебез уңыш бирсен, эшләребез уң булсын! Мәдәният

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Кунаклар ике көн дәвамында милли гореф-гадәтләр белән танышты.

Быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булды. Районыбызда мәдәни чараларның күбесе шушы ел кысаларында узды.

Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 50дән артык рәссам ике атна дәвамында Мөслимдә яшәп иҗат итте. “Каз өмәсе” Бөтенроссия этнопленэр-симпозиумы эшендә катнашучылар 40ка якын сәнгать әсәрен мөслимлеләргә бүләк итеп калдырды.

Мөслимдә икенче тапкыр Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтте. “Яшьлек” спорткомплексында каз темасына багышланган күргәзмә эшләде, ә театральләштерелгән күренеш “Кояшлы Ык” ял зонасында да дәвам итте. Кичен мәдәният йортында мастер-класслар үтте, татар эстрадасы йолдызлары концерт күрсәтте.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Кунаклар ике көн дәвамында милли гореф-гадәтләр белән танышты.

“Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле һәм район үзешчәннәре Мәскәүнең “Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе”ндә узган “Россия” халыкара күргәзмә-форумында катнашып, “Каз өмәсе” күренешен тәкъдим итте.

“Тарихта без эзлебез” Республикакүләм шәҗәрәләр фестиваленең зона туры Мөслимдә үтте. Фестивальдә Мөслим данын яклаган Миләүшә һәм Рафил Шакировлар гаиләсе икенче урынга лаек булды.

Лилия  Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев