Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Егетләребез «Татар егете -23» проектында катнашты

Чаллы шәһәре оештырган «Татар егете -23» проектында укучы егетләребез җиңү яуладылар.

Чаллы шәһәренең "Шатлык" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Татар егете -23" проектында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Илназ Морзаханов, Илвир Габдрахманов һәм Мөслим гимназиясе укучысы Ислам  Мөхсинов  катнашты. Проект ике этаптан тора иде. Беренче этапта конкурсантлар "Татар егете булуым белән горурланам" дигән темага эссе язып һәм үзләре турында презентация эшләп җибәрделәр. Икенче этапта  исә егетләребез бик күп төрле сынауларны уңышлы үттеләр. Илназ Морзаханов "Милли җанлы егет", Илвир Габдрахманов "Моңлы сандугач", Ислам  Мөхсинов" Иң көчле егет" номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Фото - мәгариф идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев