Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар театр уйный (фоторепортаж)

Ел саен үзешчән балалар театрлары коллективлары арасында бәйге оештырыла. Узган ел азагында игълан ителгән “Театр – балаларга” бәйгесендә егермедән артык авыл клубы һәм мәдәният йорты катнашкан.

4-5 гыйнвар көннәрендә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган җиде коллектив чыгыш ясады. Алар нәни тамашачыларга төрледән-төрле әкият-тамашалар тәкъдим итте.

– Бәйгедә катнашучы балаларның сәләте елдан-ел үсә. Балаларның сәхнәне яратулары, рольләрен оста итеп башкарулары сөендерә, – ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева.

Балаларның чыгышларын карарга әти-әниләр дә килгән иде.

– Балалар театрлары бәйгесендә ел саен катнашабыз. Быел “Су әбисе нигә елый?” спектакле белән “Тәрбияви-тематик” номинациясендә җиңү яуладык. Экология проблемасын күтәреп, балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә тырыштык, – дип фикерләре белән бүлеште Айгөл.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотолары.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев