Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Ирләр турында кызыклы фактлар

Егетләр кызларга караганда күпкә игътибарлырак.

ИРЛӘР ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР.

1. Өйләнмәгән егетләрнең күпчелеге 27 яшькә кадәр әти-әнисе белән яши.

2. Егетләрнең күбесе 25-30 яшьтә өйләнергә кирәк дип саный, чынлыкта исә, иртәрәк гаилә кора.

3. Егетләр кызларга караганда күпкә игътибарлырак.

4. Ирләрнең 50 проценты хатын-кызның тышкы кыяфәтенә карап сайлыйм дип сөйли, әмма барысына да төрле типтагы кызлар ошый.

5. Интернет-кибетләрдә күпчелек ялгыз ир-егетләр әйбер сатып ала.

6. Өйләнмәгән егетләрнең 60 проценты үзенең бердәнберен табу турында хыяллана.

7. Ирләрнең тормышында 4-6 кыз булырга мөмкин, ә сез уйлаганча, 50-100 түгел.

8. Кыз кеше беренче булып адым ясаса, ирләрнең 62 процентының башы шатлыктан күккә тиячәк.

9. Ирләрне “хиссез җаннар” дип уйламагыз. Чынлыкта, алар бик нечкә күңелле.

10. Күпчелек ирләр өчен йөз матурлыгы, идеаль фигурага караганда, мөһимрәк.

11. Ирләр смс язганчы, шалтыратуны кулайрак күрә.

12. Ирләрнең 30 проценты элекке кызларының телефон номерын саклый.

13. Егетләр интим мөнәсәбәтләре турында дуслары белән сөйләшергә яратмый. ("Кызыл Таң" газетасыннан)

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев