Сәнгатьле сөйләм бәйгесе лауреаты
18-21 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Г. Тукай исемендәге XIII халыкара сәнгатьле сөйләм бәйгесе үткәрелде. Быел ул Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
Әлеге бәйгедә Мөслим гимназиясенең 3в сыйныфы укучысы Әмин Гәрәев уңышлы чыгыш ясап, икенче этапка үтте һәм бәйгенең лауреаты исеменә лаек булды.
Әминнең укытучысы - Зөлфия Галимәрдәнова.
Фотолар - Мөслим гимназиясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев