Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

“Сәләткә нур булган йолдызлар“ конкурсыннан - дипломнар белән

Казан шәһәрендә узган Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм ачык әдәби конкурсында Мөслимнең яшь талантлары да катнашты.

Уртак җиңүләр

Иҗатка тартылучы Мөслим районы мәктәпләренең бер төркем укучылары Казан шәһәрендә узган Флүс Латыйфи исемендәге XIII республикакүләм “Сәләткә нур булган йолдызлар“ ачык әдәби конкурсында катнаштылар. Алар төрле юнәлешләрдә иҗади эшләре белән җиңү яулап, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр алдылар.

Бу чара  Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы “Сәләт” яшьләр үзәге белән берлектә оештырды. Бәйрәм программасы бик күңелле булды. Башта укучыларны Казан Федераль университетына һәм Татарстан милли китапханәсенә экскурсиягә алып бардылар. Аннан  “Түбәтәй” кафесеның тәмле ризыклары белән сыйлангач, һәр укучы үз юнәлешендә җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлләрне язучылар Йолдыз Шәрәпова, Лилия Гыйбадуллина, Рәдиф Сәгъди, “Идел” журналы редакторы Гүзәл Насыбуллина, “Сөембикә” журналы бүлек мөхәррире  Чулпан Галиәхмәтова алып барды. Алар яшь язучыларга иҗат өлксендә үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.

Иң күңелле мизгелләре, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. Безнең талантлы мөслимлеләр түбәндәге уңышлар белән кайттылар:

Илдан Муллагалиев - Мөслим гимназиясенең 3 в сыйныфы укучысы. “Балалар әдәбияты” номинациясендә  1 дәрәҗә диплом. (Укытучысы Миләүшә Хәсәнова)

Гөлназ Кәримова -  Михайловка мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы, “Балалар әдәбияты” номинациясендә 1 дәрәҗә диплом. (Укытучысы Резеда  Иксанова)

Әдилә Нәҗипова  - Тат. Бүләр мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, “Сәләткә – юл” номинациясендә 1 дәрәҗә диплом, “Шигърият” номинациясендә 3 дәрәҗә диплом. (Укытучысы Энҗе Мәхмүтова)

Асылъяр Хәсәнова - Мөслим гимназиясенең  4 б сыйныфы укучысы. “Шигърият” номинациясендә  2 дәрәҗә диплом, “Публицистика” номинациясендә  2 дәрәҗә диплом. (Укытучысы Миләүшә Хәсәнова).

Алсинә Сафина - Мөслим лицееның 6а сыйныфы укучысы,  “Балалар әдәбияты” номинациясендә 2 дәрәҗә диплом.   (Укытучысы  Ләйсән Сафина)

Регина Шәймөхәммәтова -   Мөслим лицееның 5б сыйныфы укучысы. “Шигърият” номинациясендә  2 дәрәҗә диплом. (Укытучысы  Ләйсән Сафина)

Ислам Хәсәнов - Мөслим политехник техникумының 4 нче курс студенты, “Чәчмә әсәр” номинациясендә 2 дәрәҗә диплом, “Шигърият” номинациясендә 3 дәрәҗә диплом (Җитәкчесе Миләүшә Хәсәнова)

Данис Гәрәев - Мөслим гимназиясенең 6а нчы сыйныфы укучысы. “Шигърият” номинациясендә 3 дәрәҗә диплом. (Укытучысы Гөлнара Ямалова)

Укучыларыбызның уңышында, әлбәттә, укытучыларыбызның да өлеше бик зур. Чөнки балаларның иҗади эшләрен алар тикшерә, җитешмәгән җирләрен төзәтергә киңәш бирә. “Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан” дигән әйтем бар. Безнең укытучыларыбыз балаларның яшеренеп яткан сәләтләрен күреп алалар һәм шуны үстерүгә этәргеч бирәләр. Бу җиңүләр - уртак тырышлык нәтиҗәсе.

Миләүшә Хәсәнова, Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фото – Миләүшә Хәсәнованың шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев