Мылтык көпшәсен саклаган
Утлы коралның төп өлешләрен законсыз саклауда гаепләнүче 54 яшьлек ир-ат суд каршына басачак
Мөслим районы прокуратурасы 54 яшьлек мөслимлегә карата гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 222 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (утлы коралның төп өлешләрен табу һәм аны законсыз саклау).
Суд ачыклаганча, 2023 елның октябрендә эш фигуранты Югары Табын авылындагы торак йорт территориясендә кабы белән мылтык көпшәсе тапкан. Табылдык сәнәгать ысулы белән эшләнгән 5,36 миллиметрлы спорт-аучылык көпшәле мылтыкның төп өлеше санала. Гаепләнүче табылдыкны гаражына алып кайтып куя. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тапканчы, эш фигуранты аны законсыз рәвештә саклый.
– Экспертлар нәтиҗәсе буенча мылтык көпшәсе утлы коралның төп өлешләреннән исәпләнә һәм куллану өчен яраклы булып санала, – ди район прокуроры урынбасары Ленар Әскаров.
Алдан сорау алу барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды һәм үкенүен белдерде.
Хәзерге вакытта әлеге җинаять эше район судында карала.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев