Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Тылсымлы энә (фоторепортаж)

“Мөслим бизәкләре” проекты кысаларында “Тылсымлы энә” конкурсына чигелгән кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучылар алъяпкычлар, мендәр тышлары, сөлгеләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар юллаган. Район мәдәният йортында кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

– Кул эшләрендә ак, куе һәм сыек зәңгәр төсләр уйный. Зәңгәр төсне сайлау очраклы түгел: ул – су һәм һава төсе. Ямьле Ык буе символы да бу төс. Бәйгедә гүзәл затлар гына түгел, ир-атлар да катнашты. Мәсәлән, Оренбург өлкәсеннән Фоат Габдрахманов милли бизәкләрне сәйлән белән чигеп җибәргән.

Эшләрнең күбесендә үз үрнәкләремне күреп сөендем: Мөслимдә үткәргән мастер-классның файдасы булган, димәк, – диде ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев мөслимлеләрнең милләтебезгә милли һәм рухи азык бирүен билгеләп үтте.

Регионара бәйгедә биш юнәлештә 53 кеше катнашты. Мәртәбәле жюри – танылган рәссамнар 101 эшкә бәя бирде. Кул эшләре Оренбург, Омск  өлкәләреннән, Чувашия Республикасыннан, Татарстан районнарыннан килгән. Бәйгенең инициаторы – фермер Ирек Хәмәдишин.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев