Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара

26 апрель Халыкара радиацион авария һәм һәлакәт корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

26 апрель Халыкара радиацион авария һәм һәлакәт корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара үтте. Кунакларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ветераннар белән горурлануын белгертте. Очрашуда райондашларыбыз Рәйхан Әлмөхәммәтов, Николай Емельянов, Рәшит Абеев, вафат булган ветераннарның тормыш иптәшләре дә катнашты. Ветераннар бу һәлакәтне ликвидацияләүгә чакырылгач кичергән хисләре белән уртаклашты.

Бу көн – илебез өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен зур фаҗигане искә алу көне. Һәр елны әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтелә, арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләр яңартыла.

Фото – администрациянең матбугат хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев