Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Операция башланды

5-15 декабрь көннәрендә районда “Арсенал” оператив-профилактика операциясе бара.

Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне кисәтү һәм ачыклау максатында 5-15 декабрь көннәрендә районда “Арсенал” оператив-профилактика операциясе бара. “Ел башыннан ике райондашыбызның өеннән шартлаткыч матдә, тагын бер кешенең йортыннан Калашников автоматының төп өлеше табып алынды. Өегездә нинди төр корал булса да, район эчке эшләр бүлегенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Бу очракта сез административ җәзадан азат ителәсез һәм моның өчен акчалата бүләк тә каралган”, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Булат Замалиев.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев