Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Янгыннардан сак булыйк!

Сал. Муханда хуҗасыз йортта янгын чыгып, йорт янып бетә.

22 май көнне 00:31 сәгатьтә Сал. Муханда хуҗасыз йортта янгын чыга. Сәбәбе – билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе. Мөслим  һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин хәбәр итүенчә, әлеге йортта моңа кадәр дә ике мәртәбә янгын чыккан булган. Берсе – өй хуҗасы исән чакта, икенчесе хуҗа вафат булгач. Моңарчы янгын сүндерүчеләр йортны саклап кала алган булсалар да, өченче мәртәбә янгын телләре тулысынча агач йортны яндырып бетергән. Ел башыннан бу җирлегебездә теркәлгән 22 нче янгын. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Вильям Тайбактин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев