Ялларда көчәйтелгән режимда эшләделәр
ДАИ инспекторлары кышкы каникуллар вакытында көчәйтелгән режимда эшләделәр.
Бәйрәм ялларында районның ДАИ инспекторлары көчәйтелгән режимда эшләде. “Кышкы каникуллар” профилактик операциясе барышында баларын транспорт чараларында махсус креслодан башка йөрткән 4 шоферга административ беркетмә төзелгән. Тиешсез урында юлны чыккан ике җәяүлегә кисәтү ясалган. “Исерек шоферларны ачыклау максатыннан көн дә рейдлар үткәрелде. Чираттагы тикшерү барышында спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырганы өчен 1967 елгы райондашыбыз тоткарланды. Аның эше мировой судка җибәрелде”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев