02 хәбәр итә
Гаепләнүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылачак
Мөслимнең Яңа Усы авылында җинаять кылынган. “Ике бертуган яхшы гына күңел ачып алганнан соң, ике арада тавыш чыга. Нәтиҗәдә 1978 елгы ир-егет кулына пычак ала һәм бертуган энесе, 1984 елгы егетнең эченә кадый. Зыян күрүчегә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә беренче ярдәм күрсәтелгән. Алкоголь куллану аркасында килеп чыккан әлеге хәл буенча тикшерү эше бара. Гаепләнүчегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 115 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылачак”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев