Хәтер бакчасы
Узган шимбәдә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе үтте.
Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап, “Тамчы” йөзү бассейны янындагы мәйданчыкта 300 төп нарат үсентесе утыртылды. Акциядә 400гә якын райондашыбыз катнашты.
– Быел “Хәтер бакчасы” акциясе бишенче тапкыр үтте. Ул Россия Федерациясенең барлык субъектларын һәм чит илләрне колачлый. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утыртыла, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
– Көн салкынча булса да, кәефебез күтәренке! Без утырткан агачлар үсеп, тернәкләнеп киткәч, гаҗәеп матур урын булачак бу! – ди Илнар Нәбиев.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев