Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшел Мөслим

Бабаларыбызга хөрмәт белән

“Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында өмәләр бара.

Парктагы өмәләр өчен иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов җаваплы. Мемориаль комплекстагы чисталык һәм тәртип өчен ихластан сөенүче дә, чүп ташлаганга чын күңелдән  борчылучы да ул.

– “Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексы – Мөслимебездә изге урыннарның берсе, – ди Рушат Солтанов. – Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булган 5200дән артык райондашыбызның исеме мәңгеләштерелгән. Сугыштан кайтып вафат булган 4000нән артык райондашыбызның исемнәре дә шунда уеп язылган. Әфганчыларның, социалистик хезмәт геройларының бюстлары да шунда урын алган. Без балаларыбызга, оныкларыбызга мемориаль комплекска хөрмәт белән карарга өйрәтергә бурычлы, чөнки биредә безнең якты киләчәгебез, Ватаныбызның азатлыгы өчен һәлак булганнарның рухы яши.

Бүгенге көндә мемориаль комплекста тырмалау, чәчәк клумбаларын сыйфатлау эшләре бара.

– Чистарту эшләрен төгәлләп киләбез. Шушы көннәрдә территориядә брусчатка өлешен чистартуга керешәбез. Һәйкәлләргә, обелискларга һәм мемориаль диварларга косметик ремонт үткәреләчәк, – ди Рушат Солтанов.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев