Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гимназиядә хәрби-тарихи квест оештырылды

Гимназия базасында беренче тапкыр район мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары арасында хәрби-тарихи квест уздырылды.

Бөтенроссия Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Мөслим гимназиясендә бүген "Бердәмлектә - көч" исемле районкүләм хәрби-тарихи квест оештырылды.
Беренче тапкыр үткәрелүче әлеге чарада авыл мәктәпләреннән 8-9 нчы, район үзәге мәктәпләреннән 8 нче сыйныф укучылары катнашты. 4әр кешедән торган 8 команда 13 станциядә төрле биремнәр эшләде, сорауларга җавап бирде, күнекмәләрен сынады.
Уен укучыларның тормыш иминлеге нигезләре һәм Ватан тарихы буенча белемнәрне актуальләштерде. Укучылар "Калашников" автоматы сүтеп җыйдылар, физик әзерлекләрен күрсәттеләр, пневматик винтовкадан аттылар, яралыга медицина ярдәме күрсәттеләр. Аларның Бөек Ватан сугышы геройлары, хәрби кораллар, Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендәге хәрби дәрәҗәләр, маршаллар, герой-шәһәрләр турындагы белемнәре дә тикшерелде.
Квест Мөслим гимназиясе инициативасы белән оештырылды. Аларга район мәгариф идарәсе, Мөслим туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә хезмәткәрләре биремнәр әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итте. Станцияләрдә мәктәп волонтерлары да эшләде, алар да катнашучыларга бик таләпчән булды.
Белемнәрне гамәли яктан ныгытырга ярдәм итүче әлеге җитди уен кайнар коймаклы чәй өстәле артында тәмамланды.

Уен нәтиҗәләре буенча
1 урынга - Мөслим гимназиясе
2 урынга - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе
3 урынга - Салауз-Мухан мәктәбе
4 урынга - Рус Шуган мәктәбе
5 урынга - Тат.Бүләр мәктәпләре чыкты.

Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар тапшырылды. Оештыручылар әлеге квестны традициягә әйләндерергә уйлый. Бу - укучыларның республикакүләм ярышларга да җитди әзерлеген булдырырга ярдәм итәр дигән ышаныч бар.

Гөлназ Җәлилова, Илфат Ибраһимов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев