Эшлекле дүшәмбе
Мөслим муниципаль район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәшмә узды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин үткән атналарга күзәтү ясап, киләсе атналарга бурычлар билгеләде.
Чыгыш ясаучылар:
1. Мәлләтамак авыл җирлеге эшчәнлеге буенча - Рузилә Насифуллина;
2. Мөслим сәнгать мәктәбе эшчәнлеге белән Айгөл Фәттахова таныштырды;
3. "Авыл утлары" газетасы эшчәнлеге, вакытлы матбугатка язылу турында Римма Афзалова чыгышы тыңланды.
Киләсе атнага түбәндәге эшләр планлаштырыла:
1. 2 ноябрь - Аэропорт һәм Яңарыш микрорайоннары юлларын ачу;
2. 4 ноябрь - халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе, авылларда бәйрәм чаралары оештыру.
Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев