Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Чын йөрәктән” очрашу

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Чын йөрәктән” музыкаль хәйрия марафоны очрашуларын дәвам итә.


«Чын йөрәктән” исеме астында узучы музыкаль хәйрия марафоны кысаларында  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республикасының атказанган артисты - Фирдүс Тямаев белән иң ихлас, җылы очрашу узды. Өлкән яшьтәге кешеләр аның башкаруындагы җырларны яратып тыңладылар, кушылып җырладылар һәм мөмкинлектән файдаланып биеделәр дә. Фирдүс Тямаев улын сугышка озаткан ана - Гөлназ Минһаҗевага чәчәк бәйләме тапшырды. Очрашуда шулай ук блогер, шагыйрь, волонтер Рузәл Минһаҗев катнашты, аның тормышчан шигырьләрен әби, бабайлар күз яшьләре белән тыңладылар.
Учреждение директоры Гөлнар Шакирянова Фирдүс Тямаевка өлкәннәр һәм интернат хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.Тамашачылар артистка күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге  теләделәр. Интернат-йортта яшәүче өлкән яшьтәгегеләр «Безнең Тямай» белән аралашудан бик канәгать калдылар, күтәренке кәеф, елмаюлар белән озаттылар. Фирдүс Тямаев яңа очрашу-концерт белән килергә вәгъдә биреп саубуллашты.

Фотолар - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев