«Әйдәгез, дуслашыйк» тренинг-дәресе
Мөслим гимназиясе укучылары белән дуслык темасына тренинг-дәрес уздырылган.
Психология атналыгы кысаларында Мөслим гимназиясенең педагог-психологы Айсылу Кашапова һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Лилия Солтанова 7а сыйныф укучылары белән "Әйдәгез, дуслашыйк" темасына тренинг-дәрес үткәрделәр. Нәтиҗәдә, катнашучылар дуслыкка лаеклы булыр өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклеген ачыкладылар. Бер-берсенә игътибарлы булырга өйрәнделәр, бу сыйфатларны киләчәктә дә үстерү өстендә эшләргә, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Фото - Мөслим гимназиясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев