Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры

Тат.Шуран мәктәбе һәм Мөслим гимназиясе укучылары фәнни-гамәли конференциядә катнашып җиңү яуладылар.


-  Казан шәһәренең 12 гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры узды. Конференциядә Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Нәфисә Фазлыева, Валерия Виноградова “Үзем сайлаган язмыш” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, II дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Мөслим гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Камилә Минһаҗева  “Журалистика” секциясендә катнашып  III дәрәҗәдәге Дипломга ия  булды. Гимназиянең педагог-китапханәчесе Гөлшат Солтанова чыгыш ясап  икенче урынгны алды. Җиңүче укучыларның фәнни җитәкчеләре - Венера Шаева, Гөлшат Солтанова, - дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән.

Фото -  мәгариф идарәсе һәм Мөслим гимназиясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев