Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тат.Бүләр мәдәният йортында ремонт бара

Җиде ел эчендә районда 5 клуб һәм күпфункцияле үзәк төзеп файдалануга тапшырылды, 8 мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде.

Халык хуҗалыгы тармагында җитештерү күләмен арттыру, социаль сферада халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән 40лап федераль һәм республика программасы эшли бүген. Соңгы елларда әлеге программалар кысаларында җирлегебездә мәдәният учреждениеләре төзү һәм яңарту бара. Җиде ел эчендә районда 5 клуб һәм күпфункцияле үзәк төзеп файдалануга тапшырылды, 8 мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Быел чират Тат. Бүләр мәдәният йортына җитте. Билгеле булганча, биредә март аенда колачлы ремонт-реконструкция эшләре башланып китте.Халык хуҗалыгы тармагында җитештерү күләмен арттыру, социаль сферада халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән 40ләп федераль һәм республика программасы эшли бүген. Соңгы елларда әлеге программалар кысаларында җирлегебездә мәдәният учреждениеләре төзү һәм яңарту бара. Җиде ел эчендә районда 5 клуб һәм күпфункцияле үзәк төзеп файдалануга тапшырылды, 8 мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелде. Быел чират Тат. Бүләр мәдәният йортына җитте. Билгеле булганча, биредә март аенда колачлы ремонт-реконструкция эшләре башланып китте.Узган гасырның 70нче еллар уртасында сафка баскан мәһабәт мәдәният йортына районда тиңнәр булды микән? Ул заманның миллионер “Урожай” колхозы барлык белән салган типовой мәдәният йорты халыкка дүрт дистә алдан артык хезмәт итте. 2003 елда үткәрелгән косметик ремонтны исәпләмәгәндә бу дәвердә бер дә капиталь ремонт күрмәгән ике катлы бу бина, ярыйсы ук тузып, түбәсеннән су үтеп интектергән, электр челтәре дә сафтан чыгып җәфалаган.

– Мәдәният йортының капиталь ремонт программасына кертелүенә бик сөендек. Җитәкчелеккә рәхмәт. Март аеннан бирле “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте эшчеләре бик тырышып эшли. Бина моңа кадәр су челтәренә тоташтырылмаган иде. Аллага шөкер, хәзер барысы да булачак. Су да кертелә, җылылык һәм электр системасы да яңартылды. Эчке өлештә санузел да булачак, – ди Тат. Бүләр авылы мәдәният йорты директоры Римма Хөснимәрдәнова.

Төзүчеләр эшне түбә алыштырудан башлаган. Ишек-тәрәзәләр дә яңартылган. Идәнне өр яңадан тигезләп җәйгәннәр. Штукатур эшләре дә беткән диярлек. Без барган көнне төзүчеләр тамаша залының түшәмен эшләп бетереп килә иде.

– Объектта планда билгелән төзү-ремонт эшләренең 80 проценттан артыгы башкарылды. Тамаша залының идәнен җәясе һәм буяу-агарту эшләре калып килә, – ди “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте директоры Илдар Авзалов.

Мәдәният йортына керүче юлны ШАХ җәмгыяте эшләячәк. Юл кырларына бордюлар куелган инде.

 

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев