Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Шторм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармагыз

Бүген - 20 июньдә республикада яшенле яңгыр, боз яву көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген көндез һәм кичен яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына - 15-20, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

Яшенле яңгыр вакытында урамга чыкмавың хәерле, шулай ук тәрәзәләргә якын килмәскә кирәк. Урамда калгансыз икән, ышыкланыр урын табарга тырышыгыз. Агач астына качарга ярамый, чөнки көчле җил ботакларны сындырырга һәм сезне имгәтергә мөмкин.

Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама такталары, витриналардан ераграк торырга, янәшәдәге подъездлар яки йорт подвалында яшеренергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләргә һәм, гомумән, торак пункттан читкә чыкмаска киңәш ителә. Юлда яшенле яңгыр ява башласа, куркынычсыз тизлекне сайларга һәм бик игътибарлы булырга кирәк, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев