Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды

Киңәшмәдә 9 май – Җиңү көненә әзерлек буенча сүз барды.

Альберт Хуҗин узган атналарда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атналарга билгеләнгән бурычларга тукталып үтте. Киңәшмәдә 9 май – Җиңү көненә әзерлек буенча сүз барды.

Тәбрикләнүчеләр:
Район прокуратурасы белгече  Гөлназ Биккинина  – Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан ТР министрлар кабинетының рәхмәт хаты һәм район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров райондагы оператив хәл буенча һәм Җиңү бәйрәмен уздыруда куркынысызлык чаралары турында сөйләде. Җитәкче  мошенниклык очраклары артуын искәртте һәм район халкының игътибарлы булуы сорады.

Иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов Җиңү бәйрәменә мемориаль комлексны һәм үзәк мәйданны  әзерләүдәге намуслы хезмәтләре өчен район оешма-предприятие вәкилләренә рәхмәтен белдерде.

Район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына әзерлек һәм шул уңайдан узучы чаралар турында искәртте.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев