Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимлеләр Корбан гаетен билгеләп үтәләр

Бүген бар мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Шул уңайдан Мөслимебездә дә бәйрәм чаралары уза. 

Бүген бар мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә. Шул уңайдан Мөслимебездә дә бәйрәм чаралары уза.  Бәйрәм  чарасы иртәнге 7 сәгатьтә  Мөслимдәге Җәмигъ мәчетендә гает вәгазе белән башланып китте. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов Корбан гаете, Аллаһы Раббыбыз әмерләрен үтәп, аның биргәннәренә  шөкерана кылып яшәүнең фазыйләтләре турында вәгазь укыды. Бәйрәм уңаеннан  котлавын ирештерде.  Аннары район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләүләрен җиткерде. Бәйрәмгә килүчеләр бергәләп гает намазы укыды, гает хөтбәсе әйтелде.  Соңыннан дин кардәшләребез бәйрәм коймагы һәм күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр.  Бу минутларда “Кояшлы Ык” ял зонасында барлык мөслимлеләр өчен гаилә бәйрәме бара. Бәйрәм балалар өчен генә түгел, гаиләгез белән бергәләп ял итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев