Мөслим-информ

Мөслим авыл җирлегендә бүген референдум бара

10.00 сәгатькә 1206 райондашыбыз тавыш бирергә өлгергән.

Башка еллардан үзгә буларак, быел референдум үзара Мөслим авыл җирлегендә генә уза. Референдум халыкның үзара салым җыюга мөнәсәбәтен билгели. Мөслим авыл җирлеге буенча референдумда 6534 кеше катнашырга тиеш. 10.00 сәгатькә шуларның 1206сы тавыш биргән.

Референдум уңаеннан Мөслимдә ярминкә дә оештырылды. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш кирәк-яраклары тәкъдим ителә. 

Фото – Мөслим-информ архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: