Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе (фоторепортаж)

Август конференциясе Быелгы август киңәшмәсе «Муниципаль мәгариф системасын үстерү механизмы буларак бердәм белем бирү тирәлеге” исеме астында узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Сәхбиева да катнашты.

Киңәшмәгә кадәр конференциядә катнашучылар район мәдәният йорты каршында эшләнгән күргәзмә җелән таныштылар. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре төрле проектлар әзерләп алып киләп, хыялда булган киләчәк мәктәбе белән таныштырдылар. Аерым мәйданчыкларда кунакларга төрле мастер-класслар да тәкъдим ителде.

Пленар утырыш Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате белән башланды. РФ һәм ТР гимнары яңгырагач, киңәшмә бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте. Мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәтләре һәм казанышлары өчен “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Исламова, Әмәкәй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хәкимовага РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. “Миләшкәй” балалар бакчасына “Үрнәк балалар бакчасы” россиякүләм смотр-конкурсы җиңүчесе дипломы тапшырылды. Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйруллина Яшь мөгаллимнәргә һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Киңәшмәдә бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә ТР мәгариф һәм фән минстрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Мәгарифтәге казанышлары” өчен күкрәк билгесе бирелде. Остазларга бәйрәмдә ТР яшьләр эшләре министрлыгының, район башлыгы, район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Бәйрәмдә шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллы нәтиҗәләр әзерләгәннәре өчен 15 укытучы район башлыгының премияләре белән бүләкләнде. 

Пленар утырышта 2022-2023 уку елы казанышлары, белем бирү эчтәлеген яңартуның һәм аның сыйфатын күтәрүнең актуаль бурычлары турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, укытучылар, район башлыгы Альберт Хуҗин чыгышлары тыңланды.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев