Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кырлар сезне көтә

Авыл хуҗалыгы формированиеләренең кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатында махсус комиссия эшләде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре район хуҗалыкларында булып, язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техниканың әзерлеген карады.

– Максатыбыз – язгы чәчүне ун көн эчендә башкарып чыгу, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Чәчүдә 14 трактор катнашачак. Орлык һәм ашлама ташу өчен биш “КамАЗ”, тагылма коралларны алып чыгу өчен өстәмә тракторлар әзерләнде. Барлык чәчү һәм җир эшкәртү комплекслары да төзек, – ди “Исламов” хуҗалыгының цех җитәкчесе Илнар Сәетгалиев. 

“Август-Мөслим” агрофирмасы Мөслим һәм Азнакай районнарында 42 мең 900 гектар җирләр били. Быел 32 мең гектар мәйданда язгы чәчү башкарылачак. Җир мәйданы күп булуга карамастан, “Август-Мөслим” агрофирмасы ел саен чәчүне беренчеләрдән булып төгәлли. Быел да сынатмаска исәпләре.

– Без язгы кыр эшләренә тулысынча әзер: 13 чәчү комплексы, ике дистәдән артык трактор, дистәдән артык машина катнашачак. Техника әзерлек сызыгына куелган, чәчүлек орлыкны агулау дәвам итә. Ашламаны мультиинжекторлар ярдәмендә турыдан-туры тамырга кертәчәкбез. Мөслимдә ашлама әзерләү урыннары икәү, ашламаны сыеклап, тиешле пропорциягә туры китерәбез. Быел, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 120 килограмм күләмендә ашлама кулланырга исәплибез, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры урынбасары Айдар Латыпов.

Комиссия аграрийларның әзерлегенә югары бәя бирде. Эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен техника да, ягулык, минераль ашламалар да, орлык та, кадрлар да җитәрлек. 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев