Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Акциядә катнаштылар

“Тормышка ун мең адым” дип аталучы сәламәтлек чарасында өлкәннәр актив катнашты

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында бүген “Мөслим йөрәге” скверында акция оештырылды. “Томышка ун мең адым” дип аталучы сәламәтлек чарасында катнашучыларны ветераннар Советы рәисе Илгиз Низамов, пенсионерлар советы председателе Рөстәм Шәрипов котлады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова өлкәннәр өчен махсус оештырылган чараларда катнашырга, төрле оешмаларда бушка яки ташламалы шартларда хезмәт күрсәтү мөмкинлекләреннән файдаланырга чакырды. Акция кысаларында өлкәннәребез скандинавия йөреше белән Пушкин урамы буйлап “Кояшлы Ык” ял паркына юл тоттылар. Үзләре теләгән кадәр саф һавада булып, бер-берсе белән аралашып, сөйләшеп, киләчәккә планнар корып вакытларын файдалы һәм күңелле уздырып кайттылар.

Динар Нуретдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев