Киңәшмә үтте
Район башлыгы катнашында җитәкчелекнең киңәйтелгән киңәшмәсе үтте.
Альберт Хуҗин үткән чараларга күзәтү ясап, киләсе атналарга булган планнарга тукталды.
Яңа вазыйфага билгеләнүче:
Әхмәтов Илнур Хатип улы - “Мөслим инженерлык челтәре” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе.
Чыгыш ясаучылар:
1.Райондагы оператив хәл буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Альберт Шакиров;
2. ТР социаль фондының Мөслимдәге бүлекчәсе эшчәнлеге буенча Фәридә Ганиева;
3.Баек авыл җирлеге эшчәнлеге буенча Марат Фахерлегаянов.
Агымдагы һәм киләсе атнада үтәчәк чаралар:
22.02 – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 18:00 сәг. район мәдәният йортында концерт;
24.02 – Авыл җирлекләре арасында спартакиаданың зона турлары;
25.02 - Оешма һәм предприятиеләр арасында XXXIV Спартакиада (Чаңгы, киберспорт);
26.02 – 19:00 сәг. Г.Тукай мәктәбе “Гөргери кияүләре” спектаклен тәкъдим итә;
28.02 – 17:00 сәг. “Созвездие-йолдызлык” фестиваленең Гала концерты. (Район туры)
02.03 – Авыл җирлекләре арасында спартакиаданың финал туры.
03.03 - Оешма һәм предприятиеләр арасында XXXIV Спартакиада (волейбол) һәм финал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев