Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яр Чаллы шәһәрендә язгы ярминкәләр оештыру дәвам итә

Узган атнада Үрәзмәт, Исәнсеф, Вәрәшбаш, Яңа Усы, Симәк авыл җирлекләре Яр Чаллы шәһәрендә язгы ярминкәләрдә булдылар.

Яр Чаллы шәһәрендә язгы ярминкәләр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә узган атнада Үрәзмәт, Исәнсеф, Вәрәшбаш, Яңа Усы, Симәк авыл җирлекләре шәһәр халкына зур ассортиментта камыр эшләнмәләре, яшелчә, сөт продукциясе, йомырка һ.б. тәкъдим иттеләр.

"Ярминкә эше белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов танышты", - дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Язгы ярминкәләр 28 апрельгә кадәр оештырылачак.

 Фотолар - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев