Эшлекле дүшәмбе
Мөслим муниципаль район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәшмә узды.
Киңәшмәдә үтеп баручы 2023 елга нәтиҗәләр ясалды, эшләнгән эшләр барланып, киләсе 2024 елга бурычлар билгеләнелде.
Тәбрикләнүчеләр:
Наил Бәдретдинов – күпъеллык тырыш хезмәте һәм 55 яшь тулу уңаннан район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
Алсу Бубекова - Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгының штаттан тыш ярдәмчесе статусы бирелде.
Чыгыш ясаучылар:
1. Еллык эшчәнлек һәм үткәрелгән чаралар буенча район башлыгы Альберт Хуҗин отчет ясады;
2. Яңа ел бәйрәмнәре чаралары белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова таныштырды;
3. Яңа ел ялларында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырачак чаралар турында бүлек җитәкчесе Илшат Яббаров чыгышы тыңланды.
Фото - район администрациясенең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев