Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Мөслим муниципаль район башлыгы һәм җитәкчеләр катнашында атналык киңәшмә узды.


Район башлыгы Альберт Хуҗин үткән атналарга күзәтү ясап, киләсе атналарга бурычлар билгеләде. Район башлыгы көннәрнең юеш торуының юлларга йогынты ясавы, авыл юлларын саклап калу чараларын күрүне контрольгә алу кирәклеге турында әйтеп узды. Үзара салым буенча җыеннарның башланып китүен һәм аларда катнашу, эшләнгән эшләр белән танышу, үз фикереңне җиткерүнең әһәмиятен ассызыклап үтте. Шулай ук, милек һәм транспорт салымнарын түләүне сузмаска кирәклеген искәртте.

Чыгыш ясаучылар:
1. Мөслим авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары уздыру буенча – Илгизә Акмалова;
2. Хөкүмәт оешмаларының Вконтакте социаль челтәрләрендәге группаларына QR-кодлар аркылы керүне оештыру – Айзилә Мөхәмәтҗанова;
3. Михайловка авыл җирлеге эшчәнлеге буенча  Нәҗимә Ращупкина чыгышы тыңланды.

Фото - район администрациясенең матбугат хезмәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев