Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшлекле дүшәмбе

Мөслим муниципаль район Башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.


Альберт Хуҗин узган атналарда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе атнага билгеләнгән бурычларга тукталып үтте. Бөтенрәсәй “Каз өмәсе” фестивален уздыруда, инвалидлар декадасы кысаларында үткән Хәйрия марафонында катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Каз өмәсе" фестивален оештыруда зур өлеш керткән райондашларыбызны бүләкләп узды.

Яңа вазыйфаларга билгеләнүчеләрне тәкъдим иттеләр. Рафаэль Шәрифуллин – район башлыгы киңәшчесе, Илназ Әхмәдуллин – административ комиссия белгече итеп билгеләнде.

 Бөтенроссия каз өмәсенең нәтиҗәләре буенча  Марина Бәдретдинова, юлларның кышкы торышы һәм кышкы юлларга тәлапләр буенча  Ирек Салихҗанов, Яңа елга әзерлек буенча  Ренат Гарипов чыгышлары тыңланды.

Атна дәвамында эшләнәсе эшләр планлаштырылды. Алар арасында инвалидлар декадасы кысаларында чараларны дәвам итү, ремонт һәм төзекләндерү эшләрен котрольдә тоту, юлларны, тротуарларны чистартып тору, Казанга мобилизацияләнгән ир-егетләребез янына баруны оештыру.

Фото - матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев