Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бөтенроссия гаилә учагы актанышлыларга тапшырылды (+фоторепортаж)

Учакны Актаныш районы Киров совхозында яшәүче Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе кабул итеп алды.

Бүген “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы актанышлыларга тапшырылды. Учакны Актаныш районы Киров совхозында яшәүче Венера һәм Алмас Сабитовлар гаиләсе кабул итеп алды. “Мизгел” яшьләр үзәгендә әлеге тантаналы чараның истәлекле мизгелләрен күрергә мөмкин иде. Чарада Мөслим һәм Актаныш районнары җитәкчелеге, районыбызның  матур һәм үрнәк гаиләләре, җәмгәгатьчелек катнашты. Мөслим авылыннан Рәмзия һәм Васил Гыйләҗевлар. Яңа Усы авылыннан Ирина һәм Альберт Тимашевлар гаиләләре үзләренең 45 һәм 35 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтәләр. Аларны әлеге матур бәйрәмнәре белән балалары һәм якыннары тәбрикләде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та котлау сүзләрен җиткереп гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Актанышлыларга Бөтенроссия Гаилә учагын Мөслимнән Айгөл һәм Айрат Шәйгәрдановлар гаиләсе тапшырды. Венера һәм Алмас Сабитовлар 13 бала тәрбиялиләр. Шуларның сигезе тәрбиягә алынган балалар. Чарага алар барсы да милли киемнәрдән килгәннәр иде. Чарады катнашучыларны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде һәм гаиләләргә бәхетләр теләде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев