Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авылларда хисап җыеннары

Олы Чакмак һәм Симәк авыллары җирлекләрендә авыл җыеннары узды.

Очрашуларда район башлыгы төрле өлкәләрдә җаваплы белгечләр командасы белән катнашты. Җирлек башлыклары  халык алдында 2022 елда эшләгән эшләргә хисап тоттылар, планлаштырылган эшләргә тукталдылар. Олы Чакмак, Торыш авылы клубы җитәкчеләре отчеты тыңланды. Симәк авыл җирлегендә ветераннар советы рәисе итеп  Илһам Садыйков билгеләнде. Район башлыгы Альберт Хуҗин  һәр җирлекнең үзенчәлекләренә тукталды, районда барган эшләр, яңалыклар белән таныштырды. Казан кунагы, район кураторы Ригель Низамов илдәге вәзгыять темасын яктыртты. Чыгышлар азагында халык үзен борчыган мәсьәләләр буенча сораулар бирде. Мөрәҗәгатьләргә  белгечләр ачыклык керттеләр, яки җаваплы оешмаларга килеп документлар белән эшләргә тәкъдим ителде. Ике җирлек эшчәнлеге дә уңай бәяләнде.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев