Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл хуҗалыгы министры эш визиты белән Мөслимдә (+фоторепортаж)

Бүген Мөслимдә авыл хуҗалыгының җаваплы тармакларының берсе – терлекчелек буенча зона семинары узды.

 Семинар эшендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга һәм Зәй районнарыннан район авыл хуҗалыгы идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш ветеринария табиблары, инвестиция компанияләре вәкилләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашты.

Кунаклар иң элек район мәдәният йортында урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар. Анда Мөслим районы эшмәкәрләре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте. Шулай ук күргәзмәдә төрле алдынгы технологияләр нигезендә терлекчелек юнәлешендә җитештерү белән шөгыльләнүче сатучыларның да товарлары белән танышырга мөмкин иде.

Семинарның пленар өлешендә министр М.Җәббаров кереш сүз белән чыкты. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, семинарда катнашучыларны сәламләп, терлекчелек юнәлешендәге күрсәткечләр белән таныштырды. Дәрәҗәле җитәкчеләр терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән һәм тырыш хезмәт куйган бертөркем алдынгыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырдылар.

М.Җәббаров “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да булды. Ул биредә җитештерү цехларын карады, эш барышы белән танышты.

“Чайка” фермер хуҗалыгында министр килүе шатлыклы вакыйгага туры килде. Биредә яңа сафка баскан катнаш азык цехын кулланылышка тапшырып кызыл тасмаларны кистеләр. Марат Җәббаров Дамир Шәңгәрәевкә уңышлар теләде, фермер хуҗалыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

 Фәридә Гайнетдинова 

 Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев