Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Табигый ашламалар

Чәчәк атарга җыенган гөлләр өстәмә тукландыруга мохтаҗ.

 

Чәчәк атарга җыенган гөлләр өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Бакчачылык кибетләрендә ашламаларның төрлесе бар. Әмма  аларның берсе дә табигый чараларга җитми.

Шикәр комы

Шикәр комы белән тукландыруны аеруча кактуслар ярата. Атнага бер тапкыр, 1 стакан суга 2 чәй кашыгы шикәр комы кушып, баллы су сибәләр.

Банан кабыгы

Банан кабыгы - бүлмә гөлләре, үсентеләр өчен бик яхшы өстәмә тукландыру чарасы. Гөлләрне күчергәндә, туфрагына киптереп вакланган банан кабыгы кушыгыз. Яки суга кушып сибәргә мөмкин.

Көл

Агач көлендә калий, фосфор, кальций күп. 1 л суга бер шырпы кабы көл салып, 1 атна төнәтергә (вакыт-вакыт болгаткалап торырга), шуны үсемлекләргә сибәргә кирәк.

Суган кабыгы

Суган кабыгында зарарлы микрофлораны юк итүче матдәләр бар, ул гөлләрне чирләргә бирешүдән саклый. Аның төнәтмәсе микроэлементларга бай. 5 л җылы суга 10-20 г суган кабыгы кушып, 4 көн төнәтергә hәм пульверизатордан үсемлекләргә бөркергә.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев