Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәч коелуны туктату өчен киңәшләр

Гадәттә, сезон алмашканда – көзен яки язын – чәчләр коела башлый.

Гадәттә, сезон алмашканда – көзен яки язын – чәчләр коела башлый. Моңа каршы тору өчен  киңәшләр.

Косметика яки чәчтарашханәдә процедуралар чәчнең тышкы ягын гына дәвалый. Туклану күбрәк роль уйный. Шуңа күрә ашауны көйләргә кирәк.

Кызыл ит – иң яхшы үзләштерелә торган тимер чыганагы, ул гемоглобин ясалу өчен кирәк. Гемоглобин органнарга һәм тукымаларга кислород китерә. Кызыл ит организмны күкерткә баета, бу исә чәч фолликулалары сәламәтлегенә йогынты ясый. Тимер яңа чәч бөртекләре үсүгә ярдәм итә. Анда А, В3 витамины бар, алар да чәч һәм баш тиресенә файдалы.

Йомырка – аксымга бай ризык. Ул да чәч коелуга каршы торырга ярдәм итә. Йомырка – иң яхшы аксым, күкерт, биотин чыганагы, кератин ясалуга ярдәм итә. Шулай ук тавык ите, майсыз сыр, фасоль дә аксым чыганагы була.

Диңгез ризыклары һәм балык та чәчләр үссен өчен кирәк. Балыкта күкерт, организмга кирәкле май кислоталары бар. Цинкка бай ризыклар – моллюсклар, креветкалар, устрицалар да чәч коелуга каршы торырга ярдәм итә, чәч фолликулаларын ныгыта. Цинк организмда зур роль башкара, ул күзәнәкләр төзергә ярдәм итә, гормоннарны контрольдә тота, ризыклардагы витаминнарны үзләштерүдә катнаша.

Солы боткасы кешегә энергия һәм туену хисе бирә. Ул да чәч коелуны киметә торган ризык булып санала. Солыда фосфор, тимер, калий, магний бар. Шуңа күрә солы боткасы чәчләр өчен суперризык булып санала.

Киптерелгән җиләкләр һәм чикләвекләр дә чәч үсүгә ярдәм итә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kozen-cac-koeluny-tuktatu-ocen-bis-kinas-5855904

Фото - Изображение от timolina на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев