Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Тәсбих тарту

Тәсбих ( дисбе) 99 төймәдән тора.

Тәсбих ( дисбе) 99 төймәдән тора.
Аллаһның безгә билгеле булган күркәм исемнәре дә 99 бит. Төймәләр саны шуның белән аңлатыла.
99 төймә 33 өлешкә бүленгән.
һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә тора. Анысын Тәсбих Анасы дип әйтәләр.
Тәсбих тарту тәртибе.
Дога укылганнан соң, Бисмиллаһир-рәхманир-рәхим, дип тәсбих тартуны башлыйбыз.
33 мәртәбә “Сөбханаллаһ”,
Тәсбих Анасы" н тотып," бисмиллаһир-рахманир-рахим "
33 мәртәбә “ Әлхәмдүлилләһ”
Тәсбих Анасы" н тотып," бисмиллаһир-рахманир-рахим "
33 мәртәбә “Аллаһу әкбәр” дип әйтелә.
Аннан соң, түбәндәге дога укыла:
Әллаһүммә тәкаббәл миннә саләәтәнәә үә сийәәмәнәә үә кыйәәмәнәә үә кыйра’әәтәнәә үә рукүүгәнәә үә сүҗүүдәнә үә кугүүдәнәә үә тәсбиихәнәә үә тәхлииләнәә үә тәхашшүгәнәә үә тәдарругънәә.
Тәсбих тарту — гыйбадәтләрнең, Аллаһны искә төшерүнең, теләкләрең кабул булуны Аллаһтан сорауның иң җиңел ысулы,
Тәсбих тарту сәламәт булырга да ярдәм итә. Ул хәтерне ныгыта, кәефсезлектән, эч пошудан коткара.
Нервыларны тәртипкә китерергә, стресстан котылырга ярдәм итә.
Тәсбих тарту бармаклар өчен дә файдалы икән. Тәсбих тартканда, бармак очларында урнашкан биологик актив нокталарга массаж ясала. Аның кан басымын көйләве дә билгеле.

Фото – Татар-информ архивыннан

Чыганак https://vk.com/bookmarks?from_menu=1&w=wall-187772453_132848

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев