Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Массаж ясагыз

Борынгы кешеләр авыртуны бетерү өчен бәрелгән җирне уа торган булганнар.

Массаж  күптәнге заманнардан билгеле нәрсә. Борынгы кешеләр авыртуны бетерү өчен бәрелгән җирне уа торган булганнар.

Хәзер массажны төрле авыруларны дәвалау, арыганлыкны бетерү, яшәү сәләтен арттыру өчен кулланалар.

Массаж төрлечә тәэсир итә. Ул тирене йомшарта, кан һәм лимфа әйләнешен, буыннар бөгелешен яхшырта, мускулларны һәм сеңерләрне ныгыта. Массаж ясаучының оста эше аркасында тән физик күнекмәләр вакытындагы кебек үк авырлык ала.

Массаж нәтиҗәсендә бөтен гәүдә җиңеләеп киткән кебек була, шунлыктан аны бик арыган чакларда ясатырга киңәш ителә.

Массаж вакытында йомшарырга кирәк. Башта кайнар душка, мунчага керелсә, бассейнда йөзелсә бик шәп була. Бу очракта арыганлык, нерв киеренкелеге бетә, кәеф яхшыра.

Әгәр массаж тәэсирен әле татып карамаган булсагыз, бу эшкә кичекмәстән керешегез. Массаж бөтен халәтне бик нык яхшырта дигән фикер белән күпләрегез килешер.

Фото - Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев