Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Язгы сынамышлар

Язны һәрберебез көтеп ала. Халык язгы чорга хас үзгәрешләрне күзәтеп, теркәп барган. Күзәтүләр нигезендә сынамышлар барлыкка килгән. Сынамышларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.
Тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
Урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк эләксә, бодай, арпа, арыш, борай уңар.
Эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса – озак килер.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккошлар яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Сыерчыклар иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр иртә күренсәләр, һава җылыныр.
Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.
Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев