Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яшел Аждаһа елы килә

Көнчыгыш календаре буенча 2024 елның хуҗасы – Аждаһа. Бу аждаһа – яшел төстәге агач җанвар.

Әлеге тылсымлы җанварны үзгәрешләр хәбәрчесе, диләр. Көчле амбицияле, максатчан, кызу холыклы Аждаһа яңалыклардан курыкмаган, үз тормышын үзгәртергә омтылган кешеләрне ярата. Юмартлыгы да бар. Тырыш кешеләрне бүләкләмичә калмый. Аждаһаның авызыннан ут чәчкәнен беләсездер. Тик 2024 елның хуҗасы яшел төстә. Ә яшел төс ул – тынычлык, яңарыш, үсеш, тереклек төсе. Аның агач булуы да безнең файдага, димәк, киләсе ел җылы һәм йомшак булачак. Аждаһа елына туры килгән еллар – кешелек тарихында иң уңышлылары, ди астрологлар.

Яңа елны ничек каршы алырга?

Аждаһа үзе дә шаян булганга, бу көнне өйдә шат авазлар яңгырап торырга тиеш. Яңа елга аяк атлаганда, күңелегездән яңа планнар төзегез, яңа идеяләр белән хыялланыгыз. Ел хуҗасы аларны тормышка ашырганда ярдәм кулын сузачак. Аждаһа өчен гаиләнең кыйммәте бик зур. Ул гаиләләрнең татулыгын, һәр гаиләнең үз матур йолалары булуын, якыннарның бердәмлеген югары бәяли. Шуңа да Яңа елны зур гаиләгез һәм якын дусларыгыз белән каршы алсагыз, яхшы булыр.

Өйне ничек бизәргә?

Бу җанвар ялтыравык һәм җете төсләр ярата. Яңа елга өегезне ялтыравык мишуралар, төрле төстәге гирлянда, шәмнәр белән бизәгез. Бизәкләрне төсле кәгазь, төрле төсләрдәге фольгадан үзегез дә ясый аласыз. Ел хуҗасының күңеленә алтын, сары, кызыл төсләр аеруча да хуш киләчәк. Сулы вазага утыртылган чыршы ботаклары куегыз. Ул булмаса, стенага урман төшерелгән картина элегез. Агач ул – сәламәтлек һәм яшәү көче символы. Өйдә бер генә булса да агач сурәте яки агач образы булырга тиеш. 

Нинди кием сайларга?

Яңа елны ничек каршыласаң, шулай озатырсың, диләр бит. Бу әйтем кием-салымга да кагыла. 2024 елга аяк атлаганда, артык җитди киемнәрне ераграк куеп торыгыз. Ел хуҗасы яңа шыткан яшел үлән, зөбәрҗәт, малахит төсләрен, яшькелт төсләрне хуп күрә. Шулай ук алтын һәм кызыл төсне дә ярата. Бәйрәм киемнәрен шундый гаммада сайласагыз, оттырмассыз. Тик берүк ак һәм кара төсләрдән кача күрегез. Көрән төс тә бу бәйрәмдә урынлы булмас. Табигый тукымалардан тегелгән күлмәкләр сайлагыз. Аждаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата. Әгәр “кычкырып торган”, бик чагу киемнәрне бөтенләй дә яратмыйсыз икән, тыныч, классик күлмәк-костюмнарга өстенлек бирегез. 
Бәйрәм табынына ниләр куярга?

Аждаһа ул – гурман. Табында иттән әзерләнгән ризыклар өстенлек итсен. Кыздырган тавык, күркә итләре, яшелчә белән пешкән ит. Табын түрендә итле кабымлыклар торсын. Кызыл төстәге яшелчәләрдән ясалган салат, әче кызыл борыч, көнчыгыш тәмләткечләре – болар Аждаһаның яраткан тәгамнәре. Табын мул һәм андагы ризыклар төрледән-төрле булсын.

Чулпан Латыйпова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев