Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1970 ел 26 ноябрь
Эшләргә һәм көрәшергә!
Балалар – җәмгыятьнең киләчәге. Киләчәк кешесе нинди булыр, нинди уйлар белән янар, нинди омтылыш белән яшәр? Моны бүгенге көн кешеләре, бүгенге тәрбиячеләр хәл итә. “Мөслим” совхозының балалар бакчасы мөдире Хөршидә Галиева үз эшендә әнә шундый олы җаваплылык тоеп эшли. Шуңа күрә аны бакчага йөрүче балалар гына түгел, ата-аналар да ярата, хөрмәт итәләр. Бала күңеле – язылмаган ак кәгазь диләр. Коммунист Хөршидә Галиева бакчада тәрбияләнүче балалар күңеленә иң изге фикерләр генә язарга омтыла.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев