Бу көнне
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1 сентябрь
Барысын да кешеләр хәл итә
“Калинин” исемендәге колхозның коммунист Я. Миңнуллин җитәкчелегендәге II бригадасы уңганнары колхозда бөтен төр эшләр буенча да алда бара. Алар беренче булып арыш һәм борчак сугуны төгәлләделәр. Киләсе елга чәчү өчен 100 процент чәчүлек борчак, бодай, солы хәзерләделәр. Шулай ук бригада 25 августка агротехник срокларда арыш чәчүне тәмамлады. Бригадада булган пенсионерлар Г. Бәдретдинов, Н. Нәҗмиев, Н. Абдуллин 70-78әр яшьтә булуларына карамастан, хуҗалыкка зур ярдәм итәләр.
Я. Абдуллин.
Фото - Мөслим-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев